ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның 444 нче пары никахын рәсмиләштерү тантанасы узды. Бәхетле пар Руслан белән Гөлназны әти-әниләре, туганнары, якыннары һәм дуслары котлады.

19 нчы август көнне Алексеевск ГХАТ бүлегендә балага исем кушу тантанасы булып узды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар кунаклар килде.

Руслан һәм Галина Николаенко гаиләсендә бишенче бала булып, Самуил исемле ир бала аваз сала!Әби-бабалары өчен, сабый унбишенче онык.

19 августта Алексеевск ЗАГС бүлеге тәмле өлгергән  алма исе белән тулды, чөнки бәрәм уңаеннан  барлык кунаклар матур кәрзиннәргә салып алмалар алып килде.

Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсе чираттагы игезәк пар тууын теркәде. 2017 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр бу инде егерменче игезәк пар сабыйлар. 2017 елның 17 августында Денис Александрович һәм Людмила Александровна Закориннар гаиләсендә икеләтә куанычлы вакыйга булды. Дөньяга 3020 һәм 2745 грамм авырлык белән аларның уллары Матвей һәм Арсений аваз салды. Алар – Денис һәм Людмила гаиләсендә беренче балалар.

2017 елның19 августындаТүбән Кама районы Кама Аланында бистәгә нигез салынуның 35 еллык юбилеена багышланган, массакүләм күңел ачулары үтте.

2017 елның 19 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алма бәйрәме узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International