Сарман муниципаль районы Шәрләрәмә авылында яшәүче Равил Габделхак улы һәм Роза Хәким кызы Шәйгардановлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
2019 нче елнын 1 нче июлендә Биектау муниципаль районынын башкарма комитеты ГХАТ булеге Газиззяновлар гаилэсендэ 5 нче балалары түүын теркэде.
Бала туу – гаилә тормышында иң олы сөенеч. Бу елның беренче яртысында район ЗАГС бүлегендә яңа туган 49 бәбине теркәгәннәр. Нарасыйларның 31е – малайлар. 13 бәби гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. 23 гаиләдә икенче сабыйлары туу сөенечен кичергәннәр. 9 бала – гаиләдә өченче, 4 бала дүртенче һәм аннан соңгы булып туган.
Июнь аенда Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә 71 бала теркәлде. Барлыгы 40 малай һәм 31 кыз туган. Беренче бала – 34 гаиләдә, икенче бала – 27 гаиләдә, өченче һәм аннан соңгы балалар 10 гаиләдә туган.
Элеге бәйрәмнең яшьлэр көне һэм 8 июль конне билгелэп утәчәк «Гаилә, мәхәббәт һэм тугрылык» көне белән бер тирәдә узуы аеруча әһәмиятле. Гаиләнең нигезе -тигез мәхәббәт, бер-беренңе анлап яшәу тәэмин итэ.Гаилә һәркем очен һәрвакыт ышынычлы, сыеныр урын булып кала.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге агымдагы елның июнь аена нәтиҗәләр ясады. Җәйнең беренче ае районыбызга 18 яшь граждан: 6 малай һәм 12 кыз бүләк итте.
2019 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районынында 24 гаилә барлыкка килде. Тантаналы рәсмилләштеру район мәдәният клуб бинасында уза.
Агымдагы елның 29 нчы июнендә Мамадыш районын Пойкино авылында удмурт халкы сәнгате бәйрәме “Гырон быдтон – 2019” гөрләп узды. Ул язгы-кыр эшләре тәмамланганны һәм мул уңыш киләчәген билгеләүче зур бәйрәм.
2019 елның 20 июнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 450 пар үзенең гаилә берлеген теркәде.
ГХАТ Идарәсе белгечләре Галимов Гелюс Рафис улын һәм Вилданова Айгөл Марсел кызын никахлашу көне белән котладылар.