Балтач районында Яшьләр көне

2019 елның 30 июне, якшәмбе

Элеге бәйрәмнең яшьлэр көне һэм 8 июль конне билгелэп утәчәк «Гаилә, мәхәббәт һэм тугрылык» көне белән бер тирәдә узуы аеруча әһәмиятле. Гаиләнең нигезе -тигез мәхәббәт, бер-беренңе анлап яшәу тәэмин итэ.Гаилә һәркем очен һәрвакыт ышынычлы, сыеныр урын булып кала.Һәр елдагыча бәйрәмдә иң матур конкурсларның берсе- “Коляскалар парады” булды.  Бу конкурс 4 ел дәвамында уздырыла һәм Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан оештырыла. Образ тудыруда фантазияләрен, хыялларын, юмор хэм креативлыкларын эшкэ җигеп районыбызның 6 яшь гаиләсе коляскаларын торле номинацияләрдә бизәлгән килеш күрсәттеләр.Иң яшь катнашучы 4 айлык бала булды. Яңалык булып, быел тәүге мәртәбә “Шоу ползунков” оештырылды. Районның иң яшь спортсменнары көч сынашты. Элеге төр конкурсларны уткәру гаиләнен әһәмиятен, кыйммәтлэрен, гореф-гадәтләрен үстерә, гаиләләрнең потенциалын ачуга мөмкинлекләр тудыра, актив социаль билгеләнешләрен һэм яшьлэр арасында әти-әни булу җаваплыгын формалаштыруга юнәлтә.Балтач районында актив, талантлы, сәнгәтькә гашыйк гаиләләр,әти-әнилэр булуы сөендерә. Җиңүче яшь гаиләләргә махсус бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Бер катнашучы да бүләкләрсез калмады, конкурста катнашкан калган гаиләләргә дә дипломнар һэм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин районның ин яшь гаиләсен котлап узды һәм истәлекле бүләк тапшырды. Бәйрәм салют белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International