Июнь аенда Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә 71 бала теркәлде. Барлыгы 40 малай һәм 31 кыз туган. Беренче бала – 34 гаиләдә, икенче бала – 27 гаиләдә, өченче һәм аннан соңгы балалар 10 гаиләдә туган.
Айның популяр малай исемнәре – Ярослав, Роман, Егор, кызлар арасында – Мирослава һәм Майя. Бу айның иң сирәк исемнәре – Амаль, Авигей, Оиша, Латифа.