Сарман муниципаль районы Шәрләрәмә авылында яшәүче Равил Габделхак улы һәм Роза Хәким кызы Шәйгардановлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
«Ныклы гаилә» - федераль һәм «Мәхәббәт юлы буенча» республика проектлары кысаларында юбилярларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы, ГХАТ бүлеге җитәкчесе, «Шәфкать» директоры, социаль яклау бүлеге җитәкчесе, район мәгариф бүлеге һәм ветераннар советы вәкилләре дә матур теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.