Агымдагы елның 29 нчы июнендә Мамадыш районын Пойкино авылында удмурт халкы сәнгате бәйрәме “Гырон быдтон – 2019” гөрләп узды. Ул язгы-кыр эшләре тәмамланганны һәм мул уңыш киләчәген билгеләүче зур бәйрәм.
Бәйрәм кунаклары өчен удмурт халкы сәнгате, гореф-гадәтләре, тормышы һәм көн-күреше белән таныштыручы ишегаллары оештырылган иде.
Кияүдә булмаган һәм өйләнмәгән кызар һәм егетләр “Чеберина һәм Батыр” бәйгесендә катнаша алды. Финалга барлыгы 6 кыз һәм 5 егет узды. Алар 3 сәгать дәвамында барган бәйгеләрдә актив катнаштылар. Мәртәбәле жюри сайлау эшенең авыр булуын искәртте, чөнки төп бүләккә һәр катнашучы лаек иде.
Нәтиҗәләр буенча төп бүләкләр - билбау һәм таҗга Әгерҗе кызы Алина Пислегова әм Кукмара егете Максим Зиновьев лаек булды.