ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  яшь әти-әниләргә туу турында таныклык тапшырдылар

2019 елның 19 августында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән.


18
август, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 17 августта Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2000 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Темныйларның яшь гаиләсе иреште.

Гаиләдә бала туу бик сөенечле вакыйга.  2019 елның август аеның 18 көнендә Балык Бистәсе поселогында яшәүче Мухаметгалиевлар гаиләсендә ир бала туды. Сабыйга бик матур исем куштылар – Рустем.


17
август, 2019 ел
шимбә

2019 елның 17 августында Зәй районының ГХАТ бүлегендә рәсми рәвештә 9 пар теркәлде. Беренче пар булып Дамир һәм Динара Шайдуллинар язылышты.

17 август көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан 2019 ел башыннан бирле язылышу турында 333нче акт теркәлде. Яшь парлар Марсель һәм Елена Кашаповлар бәхетле таныклыкка ия булдылар.

2019 нчы елның 17 нче август көнендə Алма Спасы алдыннан Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə шəһəребез яшьлəре үзенчəлекле акциядə катнаштылар. 

2019 нчы елның 7 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы Кама Аланы шəһəр тибындагы поселогында шəһəрнең 37 яшьлек туган көнен билгелəделəр.

Хәзерге вакытта бер-ике баласы булган гаилә тормыш нормасы булып санала. Гаиләдә өченче, дүртенче, хәтта бишенче бала туган очракта, төрле фикерләр туа. Кайберәүләр мондый әни өчен иң мөһиме – бала өчен акча алу дип уйласа, икенчеләре Батыр ана статусы өчен дип саныйлар. Әмма мондый аналарга һәм аларның "чебиләре"нә карап, ирексездән, әлеге кечкенә кулларның нәкъ менә сине кочаклап алуы өчен елмаю һәм көч-дәрт уяна.


16
август, 2019 ел
җомга

2019 елның 16 августында Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1500 бала туу турында акт теркәлде. 12 август көнне Юмаевлар Эльмир Рәшит улы һәм Айгөл Назил кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Тимур исеме кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International