Шәхесне раслаучы документны тантаналы шартларда безнең шәһәрнең 12 егете һәм кызы алды. Барлык балалар да актив тормыш рәвеше алып баралар, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашалар, иҗат белән шөгыльләнәләр.
Гаилә елы кысаларында «Мизгел» яшьләр үзәгендә Татарстанның районнарына тапшырылучы «Россия йөрәге» капсуласын каршы алу тантанасы үтте. Морзахановлар гаиләсе Азнакай шәһәреннән "Россия йөрәге" гаилә учагы капсуласын алып кайтты. Гаилә башлыгы Рамил Морзаханов азнакайлыларның ихлас теләкләрен җиткерде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов гаиләләрне бәйрәм белән котлады.
Азнакай шәһәренең ГХАТ бүлегенең тантаналы залында Мөслим районының күп балалы гаиләсенә «Россия йөрәге» гаилә уты капсуласын тапшыру тантанасы булды.
“ЗАГС” Россия журналы - ЗАГС бүлекләре һәм идарәләре хезмәткәрләре, никахлашу сарайлары хезмәткәрләре өчен илебезнең иң яхшы тәҗрибәсе тупланган бердәнбер журнал.
2024 елның 11 апрелендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә "Каргалы гимназиясе» укучылары килде.
Район мәдәният йортында, Ютазы районы ГХАТ бүлегенең никахлашу залында «Россия йөрәге» гаилә уты капсуласын Азнакай районынна тапшыру тантанасы булды.
38 нче лицей укучылары Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресендә булдылар. Балалар ГХАТ Идарәсе органнарының эше, һәр кешенең тормышында аларның нинди роль уйнаулары турында белделәр. Никахка һәм гаиләгә җаваплы мөнәсәбәт темасы да күтәрелде.
Бүген, 8 апрельдә, Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә учагы капсуласын Азнакай районына тапшыруга багышланган тантаналы чара узды. Гаилә учагы капсуласы 1 апрельдә Урыссу бистәсеннән Абрамовлар гаиләсе тарафыннан Ютазы муниципаль районына китерелде.
Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә йөклеләр көне алдыннан булачак әниләр өчен “Әлли-бәлли, былым” дип аталган бишек җырларына багышланган чара булды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге һәм "Ак калфак" оешмасының җирле бүлеге оештырып җибәрде.
Бөтенроссия йөклеләр көне алдыннан Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсендә «Гаиләм – Минем Галәм» фотокүргәзмәсе ачылды, аның авторы-шәһәрнең танылган фотографы Елена Максимова. Күргәзмәнең геройлары Түбән Кама шәһәре гаиләләре.