Бала туу - һәр гаилә тормышында иң якты һәм истә калырлык вакыйга. 2024 елның 16 май көнне Ранис һәм Ильсеяр Ситдиковлар гаиләсендә кыз туды. Бәхетле ата-аналар балага матур исем куштылар - Әминә. Ситдиковлар гаиләсендә бу өченче бала.
ЗАГС бүлеге белгечләре әтине котладылар һәм Әминәнең беренче документын - туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, кызга сәламәтлек, озын, якты һәм бәхетле тормыш теләделәр.