«Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын тапшыру

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген, 20 майда, Сарман муниципаль районы ГХАТ залында Гаилә учагы капсуласын Әлмәт муниципаль районына тапшыруга багышланган тантаналы чара узды.

14 майда «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы Сарман муниципаль районына килеп җитте. Аны Минзәлә муниципаль районыннан Сарман районының Яңа Әхмәт авылында яшәүче күп балалы Марат һәм Раушания Вәлиевләрның гаиләсе алып кайтты.

Сарман муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмагилова һәм Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова чарада катнашучыларны кайнар котладылар.Чара кысаларында Рәшит һәм Венера Латыйповлар, Тәзбир һәм Фәүзия Гәрәевларның гаиләләрен алтын туйлары белән хөрмәтләделәр.

 Бүген гаилә учагы Әлмәт муниципаль районына тапшырылды. Бу мактаулы хокук күп балалы Нәркиз һәм Лилия Мөхәммәтовлар гаиләсенә йокләнде. Актив, тату гаиләдә Мөхәммәтовлар ике уллары Назил, Нурзил һәм кызлары Ләйләне тәрбиялиләр. Бу елның ноябрендә Мөхәммәтовлар үзләренең бәллүр туйларын билгеләп үтәчәкләр. Гаилә учагы капсуласын Әлмәт районы Новоникольск авылыннан Флер һәм Фәридә Хәмидуллиннар гаиләсе кабул итте. Хәмидуллиннар социаль актив гаилә, ике кыз бала тәрбияләгәннәр, бүгенге көндә өч оныклары белән горурланып яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International