Баулы ГХАТ бүлегендә тантаналар залында тагын бер искиткеч гаилә үзенең юбилей датасын билгеләп үтте. Садыйковлар гаиләсе 45 ел бергә бәхетле яшиләр. Касыйм Басыйр улы күп еллар нефтьче булып эшли. Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң, НГДУ «Баулынефть» цехларында төрле вазифаларда эшли. 38 ел эш стажы бар.
Фикия Мәҗит кызы Әлмәт бораулау эшләре мәктәбен тәмамлаганнан соң, ире кебек үк, 35 елдан артык нефть сәнәгатендә, гади оператордан алып нефть чыгару буенча мастерга кадәр эшли. Ир белән хатынның нефть һәм газ чыгару сәнәгатендә намуслы эшләгәннәре өчен күп санлы бүләкләре һәм мактау грамоталары бар.
Моннан тыш, Фикия Мәҗит кызы шагыйрә талантына ия. Шигырьләр язарга оператор булып эшләгәндә үк башлый. Кешеләргә, тирә-юньдәге табигатькә булган мәхәббәтен ул шигырьләргә, очеркларга, мәкаләләргә китерә. Озак еллар шәһәр газеталарының актив хәбәрчесе була.
Садыйковларның ике улы һәм кызы бар. Һәрбер бала үз бәхетен һәм үз һөнәрен тапкан. Бүген аларның төп кыйммәте - 7 оныклары.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Хөснуллина Илмира Илдус кызы юбилярларны җылы котлады һәм Баулы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Юбилярларны котларга коллегалары, район үзәк китапханәсе вәкилләре, туганнары һәм дуслары килде.