Гаилә - тормышның нигезе!

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Чистай шәhәренең 1 нче балалар бакчасында гаилә елына багышланган "Гаилә учагы" исемле матур чара узды. Әлеге чарада ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева,  Җирле татар конгрессы каршындагы "Ак калфак" оешмасы вәкилләре, татар төркеменә  йөрүче төркем балалары һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Өч үрнәк гаилә - Сагдеевлар, Гафиятуллиннар, Галимовлар - матур бәйгедә көч сынаштылар. Бу бәйгедә гаиләдәге гореф-гадәтләрне, шәҗәрәләрне белү дә, гаилә ядкәрләре турында сөйләү дә, бергәләп әзерләгән милли ашлар да, бергәләп башкарылган сәхнә осталыкларын күрсәтү дә - барысы да бар иде. Тамашачылар белән балаларга кушылган исемнәр ни аңлатуы турында, балалар белән бәйле иң кызыклы хатирәләрне дә искә төшерү булды. Искиткеч мавыктыргыч, шулкадәр кирәкле, файдалы чара булды ул.

Илмира Ярмушева барлык катнашучыларны Халыкара гаилә көне белән тәбрик итте. “Бу бәйрәмне мәңгеләштерә торган кыйммәтләр: мәхәббәт һәм тугрылык, ана һәм ата булу шатлыгы, туганнар һәм якыннар турында кайгырту, хөрмәт һәм үзара аңлашу. Аларда - тормышыбызның нигезе. Әнинең яхшы күзләре, әтинең көчле җилкәсе, бала көлүеннән дә кыйммәтрәк нәрсә юк”, - диде ул үз чыгышында һәм чарада катнашкан гаиләләргә котлау хатлары белән истәлеккә бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International