Менә яз тәмамланды һәм нәтиҗәләр ясар вакыт! Бала туу-һәр гаилә өчен бәхет! 2020 елның маенда Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 53 сабый тууы теркәлде. Аларның 28е ир бала һәм 25е кыз.
Җәйнең беренче көнендә күп кенә илләрдә Халыкара балалар көне, ә Россиядә – Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе.
Халыкара балаларны яклау көне Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегендә Хәят исемле кызга туу акты теркәлде. Хәят – Сәләхетдиновлар гаиләсендә беренче бала. Исемне дә эти-әнисе Инзил белән Руфинә бик озак сайлаганнар. Хәят исеме гарәп теленнән томыш дип тәрҗемә ителә.
Яңа кеше туу белән бөтен дөнья туа, киләчәк туа. 2020 елның 1 июнендә, Балаларны яклау көнендә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе дүртенче ел рәттән үткәрелә торган акциягә кушылды.
Россиядә балалар хокукларын «Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында» Федераль закон яклый. Ул баланың Россия Федерациясе Конституциясендә каралган хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең төп гарантияләрен билгели. Балачак – кеше тормышының мөһим этабы. Бу чорда кеше шәхесе формалаша, аны җәмгыятьтә тулы канлы тормышка әзерләү, әхлакый сыйфатларны үстерү.
Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова Алан авылыннан Гайнановлар гаиләсен өченче балалары туу белән котладылар. Айдар Фоат улы тантаналы рәвештә туу таныклыгын һәм ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле бүләк тапшырды.
Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 14 сабый теркәлде: 7-малай һәм 7 кыз. Шуларның 3 гаиләдә беренче бала, 5 – икенче, 5 – өченче, 1 – бишенче бала булып туган.
2020 елның 1 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туучылар санына йомгак ясалды.
2020 елның 1 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен атадылар.
1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре «балаларга бергә укыйбыз» дигән игелекле республика акциясенә кушылдылар.