2020 елның 27 июнендә Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләре Коршиннар гаиләсе үзенең бриллиант юбилеен-60 еллыгын билгеләп үтә.
«Татарстан АССРда никах төзегән гаиләләрне хөрмәтләү» проекты кысаларында, агымдагы елның 27 июнендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан «Бриллиант» юбилярны – Шәйхетдиновлар гаиләсен бүләкләү тантанасы үтте.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре агымдагы елның икенче кварталында никахларын теркәгән кәләшләрнең иң сирәк исемнәрен атадылар: Гөлфизия, Зәримә, Язилә, Назлыгөл.
Бер бала бер бәхет дисәләр, шул ук вакытта ике яки аннан да күбрәк бала туса бу бәхет икеләтә арта. 2020 елның 26 июнь көнне Балтач районы башкарма комитетының ГХАТ булегендә игезәк балаларга туу турында таныклыклар тапшыру чарасы узды. 25 июнь көнне Балтач районы Көек авылында яшәүче Рәмис һәм Ландыш Гыйлаҗевлар гаиләсендә Мәдинә һәм Мәликә исемле, энҗе бөртегедәй игезәк кызлар дөньяга килгән. Гыйлаҗевлар гаиләсендә бу беренче һәм икенче балалар.
Июнь – җәйнең беренче ае, җәйге кояш торышының ае. Һәм гадәттән тыш башка бер ай да июнь ае башланган көнне башланмый икән. Җәйнең беренче аенда туган балалар бик максатчан.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре өйләнешүчеләр белән бергә яраткан республиканы бер гасырлык юбилее белән котладылар.
Нурлат шәһәре Никахлашу сараенда фидакарь рәвештә батырларча районның күпмилләтле халкыбыз сәламәтлеге сагында торучы сәламәтлек саклау системасы вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады.
«Җиңү шатлыгы» проекты төрле буын, яшь, һөнәр, фикер һәм сәяси карашлы кешеләрне бердәм хис – җиңүче ил гражданнарының ихлас шатлыгы белән берләштерүгә юнәлдерелгән.
ГХАТ бүлегенең барлык хезмәткәрләре дә, актив тормыш позициясе булган кешеләр буларак, Алабуга муниципаль районының сайлау участоклары комиссияләре эшендә актив катнашалар. Россиядә ял көне дип игълан ителгән 1 июль сайлау комиссиясе әгъзалары һәм күзәтүчеләр өчен катлаулы һәм киеренке эш көне булачак. Бу эшнең нәтиҗәсе булып, дәүләт һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклау максатларында, Россия Федерациясе Конституциясен камилләштерүгә юнәлдерелгән уңышлы тавыш бирү булыр дип өметләнәбез.
Ак күгәрчен-дөньяның иң танылган символы. 2020 елның 24 июньдә Ватанны саклаучылар хөрмәтенә, бөтен җирдә тынычлыкка тугрылык билгесе итеп, һәркемгә бүгенге тыныч тормыш символы буларак, зәңгәр фигурасын ясарга тәкъдим итәләр.