Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» электрон курсы буенча чираттагы дәрес узды
2019 нчы елның 1 нче ноябрендә Әгерҗедә 200 нче нәнинең тууы теркәлде. Дарина исемле кыз 10 нчы ноябрь, Ильнур һәм Гөлнара Багаутдиновлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде.
2020 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2020 ел башыннан унынчы игезәк пар тууы теркәлде. Ике могҗиза – ике матур малай туды. Бәхетле очрак Мокеевлар Сергей һәм Вера гаиләсендә булды.
Бүген, 13 ноябрьдә, дөньяның күп кенә илләрендә Бөтендөнья Игелек көнен билгеләп үтәләр.
2020 елның 13 ноябрендә Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре 2000 нче сабыйның тууы теркәлде. 2020 елның 6 ноябрендә Мирзорахматзода Сәидбәк Мирзорахмат һәм Саидзода Манижа гаиләсендә Ясмин исемле кыз туа.
Арча муниципаль районы Шушмабаш авыл җирлегендә Нурислам Гомәр улы һәм Язилә Фәйзелхак кызы Сафиннар гаиләсен алтын туйлары белән өйләренә барып котладылар.
2020 елның 13 ноябрендә «җомга 13» тә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 3 никах теркәлде. Хәзерге яшьләр суевериягә сирәк ышана, тик эш туган көнне сайлап алуга килгәндә, яшь парларның барлык сынамышларын да исәпкә ала.
2020 елның 12 ноябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Чистай шәһәренең Никахлашу сарае базасында Чистай шәһәренең «5 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.
Теләче районы Үзәк бистәсендә яшәүче Лидия белән Николай Ильиннарның гаилә корып яши башлауларына 50 ел. Алтын көздә - алтын туегыз белән сезне! Гомер елларына күз салсан, анда сезнең тырыш хезмәтегез, табу- югалтулар, авырлыкларга бирешмичә, сөюгезне саклау ята.
Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ун айга барлыгы 72 бала теркәлгән. Беренче тапкыр әни булучыларның саны 18 гә тигез. Сабыйларның 27 е гаиләдә – икенче, 21е – өченче, 4 се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән.