Бөгелмә районында ноябрь туйлары

2020 елның 28 ноябре, шимбә

Ноябрь ае – туйлар өчен уңайлы ай, чөнки ул ял һәм күңел ачу вакыты булып санала. Һәрбер ай үз сынамышларына бай, ноябрь ае да искәрмә түгел. Шул уңайдан күп кенә яшь парлар туйның нәкъ менә шушы айда узуын тели. Ноябрь аенда теркәлгән гашыйкларның мөнәсәбәтләре гомер буе җылы һәм хисле булырга вәгъдә итә. Ноябрь аенда Бөгелмә муниципаль районы буенча барлыгы 24 пар никахка керде.

Барлык гаиләләргә тынычлык, җылылык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International