26 ноябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Татарстан Республикасының бөтен халык яраткан продукциясен яклап «Безне сайлыйлар» дигән тавыш бирүдә катнаштылар.
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бөтен ил буенча «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче милли конкурсы оештырылды.
Конкурска Россия Федерациясенең 79 субъектыннан 500ләп төбәк азык-төлек брендлары тәкъдим ителгән иде. Татарстан Республикасы конкурста катнашуга 22 бренд җибәрде: Татарстан балы, казылык, чәк-чәк, «Вечерняя Казань» торты, Әгерҗе лимонады, Яшел Үзән катыгы һәм башкалар.