Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре традицион рәвештә онлайн форматта туй алды консультациясен үткәрделәр

2020 елның 28 ноябре, шимбә

ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге белгечләре булачак яшь парлар өчен яңа форматта – онлайн режимда Zoom кушымтасы аша традицион Туй алды консультациясен үткәрделәр.

Безнең өчен бу яңа тәҗрибә һәм без хәзерге чынбарлыкта аны камилләштерәчәкбез, дип ышандык.

Онлайн-консультация барышында никах теркәү көнендә игътибар итәргә тиешле төп моментлар тәкъдим ителде. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлеген ассызыкладылар: Никахлашу сараенда бөтен вакыт дәвамында битлек кияргә, кунакларның саны буенча чикләүләр, социаль дистанцияне үтәргә.

Булачак яшь парлар яңа аралашу форматын бәяләделәр, ул сәламәтлек турында кайгыртырга гына түгел, вакытны сизелерлек экономияләргә дә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International