Казанның 3 яшь гаиләсе ана капиталы дәүләт сертификатларының хуҗалары булдылар. Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Арсланова Флида Зөфәр кызы, Казан шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Миңнуллина Римма Шамил кызы белән берлектә, сертификатлар тапшырдылар һәм гаиләләрне бәйрәм белән котладылар, мәхәббәт, игелек һәм бәхет теләделәр.
Яшь артистка Фаткуллина Диләрә «Ромашкалар» җыры белән чыгыш ясады».