Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Түбән Кама никахлашу сараенда хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларны котлады
Бүген ГХАТ идарәсе коллективы Түбән Каманың 55-еллыгына багышланган "Туган шәһәр портретына штрихлар" дигән Бөтенроссия пленэрында бик теләп бардылар.
50-60 ел бергә гомер иткән алтын парларны бу конне “Ильвина» ресторанына җыйдылар. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов үзенең чыгышында алтын парларыбызга соклануын, горурлануын әйтте һәм аларга сәламәтлек, хәерле гомер, бәхетле картлык теләде. Мәҗлес җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды.
Яңа уку елы башланды, ә аның белән бергә җәйге каникуллардан соң Никахлашу сарае базасында гаилә алып бару дәресләре яңартылды.
27.09.20021 – 29.09.20021 Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Антонова Анастасия Станиславовна Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Граждан хәле актларын теркәү» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан “Сүнмәс мәхәббәт!” бәйрәм циклы алып бара. 2021 елның 29 сентябрендә ГХАТ идарәсе белгечләре «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булдылар, анда хезмәткәрләр концерт программасы кысаларында Хәсәншиннар, Комиссаровлар, Арслановлар һәм Шишкиннар гаилсен туй юбилейлары белән котладылар.
2021 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 600нче сабый тууы теркәлде. Кристина Сергеевна һәм Алексей Леонидович Шаламовлар гаиләсендә София исемле кыз туды, бу исем грек теленнән тәрҗемә иткәндә, “зирәк” дигәнне аңлата. Шаламовлар гаиләсендә ул инде икенче бала.
2021 елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче булып агымдагы елның икенче игезәкләре туу турында акт язулары теркәлде. Сентябрь аенда ГХАТ бүлеге тарафыннан барлыгы 11 бала туу теркәлде.
2021 елның 28 сентябрендә, Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда Фаттахиевлар гаиләсенең 30 еллык юбилее узды.
Октябрь ае үзенчәлекле көннән башлана – тормыш байлыгын белгән, күпне күргән кешеләрне олылау көненнән башлана. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне алдыннан “Сүнми торган мәхәббәт!” гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү булып узды.