2021 нче елның 7 нче октябрендә "Өлкәннәр декадасы"н бәйрәм итү кысаларында Балык Бистәсендә Гадеевлар Фәрит Хәмит улы һәм Рамлә Садри кызы гаиләсен котлау кичәсе оештырылды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы җитәкчелегендә Гадеевлар гаиләсен 50 ел бергә гомер итүләре белән котладылар. Фәрит Хәмит улына һәм Рамлә Садри кызына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гадеевлар гаиләсе өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль бүләк әзерләделәр.