Балык Бистәсе районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 7 нче октябрендә «Өлкәннәр декадасы» н бәйрәм итү кысаларында Балык Бистәсендә Тимофеев Николай Влдаимир улы һәм Екатерина Михаил кызы гаиләсен котлау кичәсе оештырылды.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы җитәкчелегендә Тимофеевлар гаиләсен 50 ел бергә гомер итүләре белән котладылар. Николай Владимир улына һәм Екатерина Михаил кызына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тимофеевлар гаиләсе өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль бүләк әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International