Малайлар – 331, ә кызлар – 279. 115 гаилә күп балалы булган. 9 ай эчендә 36 гаиләдә дүртенче һәм бишенче бала туган. Беренчеләр – 212 гаиләдә, икенче бала – 246 гаиләдә дөньяга килгән.
Сентябрьдә иң популяр исемнәр – Марк, Артем, София һәм Ева. Кир, Алмаз һәм Устинья сирәк исемнәр исемлегенә керде. Иң зур гәүдә авырлыгы белән туучы сабый – 4590г, ә иң кечкенәсе – 2100г. Иң яшь әнигә –17, ә иң олы әнигә – 41 яшь, иң яшь әтигә – 24, ә иң өлкәненә – 48 яшь. Барлык гаиләләргә ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.