Һәр хатын-кыз, әни булырга әзерләнгәндә, бала туу белән бәйле барлык кызыксындырган сорауларга җавап алырга тели. «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбе булачак әниләр өчен файдалы дәресләр үткәрә, анда барлык кирәкле аңлатмалар алырга мөмкин.
Чираттагы дәрестә начальник урынбасары Гүзәл Сәгыйтова баланың беренче документын – туу турында таныклыкны ничек алырга кирәклеге турында сөйләде һәм бала туганда гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирде.
«Сонатал» дәресләре һәр җомгада 10.30 сәгатьтә хатын-кызлар консультациясенең конференцияләр залында түләүсез һәм ирекле нигездә уза.