Яңа гына ишекләрен ачкан яшьләр үзәгенең беренче чарасы язның беренче бәйрәменә багышланды. Чарага шәһәрнең актив хатын-кызлары гына түгел, ә декрет ялында утырган яшь аналар да чакырылган иде.
15 нче март көнне, «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә 7 нче урта мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен «гаилә архивыннан» дип исемләнгән тематик дәрес узды. Тантаналар бүлеге җитәкчесе Ксения Павлова укучыларга кеше язмышын саклау, архив, гражданлык хәле актларын теркәү, документларны саклау шартлары турында сөйләде.
Балалар исемнәре арасында Марк, Марсель, Ясминә, Әминә иң популярлар рәтендә. Казанда узган атнада, 7 марттан 13 мартка кадәр, 281 бала туган: 145 малай һәм 136 кыз. Бала туганда минималь авырлык 750 грамм, ә максималь авырлыгы 5170 грамм тәшкил итте.
14 нче март көнне «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дигән электив курс буенча 5 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен чираттагы дәрес узды. ГХАТ идарәсенең хокук бүлеге җитәкчесе Елена Исаева укучыларны ГХАТ органнары эшчәнлеге белән таныштырды.
14 март көнне Зур Шемякино авыл җирлеге башлыгы Алексей Афанасьев уртак гомер юбилее белән гаилә пары Афонасьевлар Александр Иванович һәм Мария Ивановнаны котлады. Алексей Иванович аларга район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле сувенир тапшырды.
Бүген Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә күп балалы Сабировлар гаиләсең уллары Әгъзәм тууы белән котладылар.
Алексеевск ГХАТ бүлегендә татар милли гореф-гадәтләре буенча 2022 елда беренче татар никахлашу тантанасы узды. Яшь гаиләгә изге теләкләр белән беррәттән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре беренче гаилә документы никахлашу турында таныклык һәм истәлекле китап тапшырды.
Үзенең туган җирен, Ватанын яратучы патриот яшьләр тәрбияләү, аларга һөнәр сайлауда юнәлеш күрсәтү, авыл җирлегенә кирәкле белгечләр әзерләү, авылларыбызны саклап калу, ныклы гаиләләр төзү максатыннан, 2022 елның 12 март көнендә Балтач районы "Балтач" спорткомплексына 10-11 сыйныф укучылары очрашуга җыелды.
2022 елның 12 мартында никахлашу сараенда булачак парлар өчен традицион туй алды консультациясе узды. Мондый очрашулар ни өчен уза? Барысы да бик гади. Туй тантанасы чиксез үтсен өчен.
11 март көнне «Сонатал» балалар табуга әзерлек мәктәбендә ГХАТ Идарәсенең хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Елена Исаева булачак әниләргә туу турында таныклыкны рәсмиләштерү буенча дәүләт хезмәте турында сөйләде.