2022 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Арча районының яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.
Балалар дулкынлана. Балаларны тормышларындагы әһәмиятле вакыйга белән котларга килгән ата — аналар дулнынлану белән беррәттән горурлык хисе кичерә... Бүген балаларга тантаналы шартларда төп документлары-Россия гражданины паспорты тапшырылачак.
Балаларга паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Лошакова О.В. тапшырды.
- Бүген сезнен өчен бик мөһим вакыйга, - дип мөрәҗәгать итте балаларга район хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. һәм котлап, аларга символик бүләкләр тапшырды.
Балаларны тагын бер кат паспортлар алу белән котлыйсыбыз килә, Һәрвакыт һәм һәр җирдә горурлык белән Россия гражданины исемен йөртүләрен, үз гражданлык бурычларын намус белән үтәүләрен, үз халкы, Бөек державасы хакына көч-куәт биреп, яхшы укуларын һәм эшләүләрен телибез.