2022 елның 24 мартында «Казан» Гаилә үзәгендә «Мөстәкыйль балалар» Республика наркотикларга каршы проектында катнашучылар Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре белән очраштылар

2022 елның 25 марты, җомга

Ольга Николаева активистларга гражданлык хәле актларының төрләре, ГХАТ органнары эшчәнлегенең максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән гаилә традицияләренең кыйммәтләре турында фикер алыштылар, күп сораулар бирделәр, үз гаиләләре һәм балалар берләшмәләренең үсеш перспективалары турында хикәяләр белән уртаклаштылар.

Очрашуда 35 укучы, берләшмә педагоглары һәм «ЅаМоЅтоятельные дети» хәрәкәте җитәкчесе Наталья Софьина катнашты. Тантаналы шартларда проектта катнашучы һәм очрашуны оештыручы Диана Денисовага волонтерлык кенәгәсе тапшырылды.

Очрашуда катнашучылар өчен «Казан» гаилә үзәге буйлап экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International