Нәрсә ул Җир Сәгате? Бу-Бөтендөнья кыргый табигать фонды оештырган планетадагы иң массакүләм экологик акция.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе традиция буенча бу акциягә кушыла. Без бер сәгатькә Язылышу сараеның утын сүндерәчәкбез.
Бу сәгать тынлыкта утырырга, дөньяда коточкыч экологик хәл турында уйлап торырга кирәк дип уйламагыз. Нишли аласыз сез аның урынына?
Шәм табып, гадәти булмаган кичке аш оештырырга һәм балалар белән өстәл уеннары уйнарга, үзләрен театр осталары ролендә сынап карарга, күктә йолдызларны өйрәнергә. Сез барысын да бергә алып, плед астына кереп, караңгыда шәм астында китаплар укый аласыз.