Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никах теркәү тантанасы узды. Пар өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды.
2022 елның 30 мартында «Нык гаилә» федераль партия проекты кысаларында Балык Бистәсе районы Тәбердино Чаллысы авылы мәдәният йортында 50 ел бергә гомер иткән юбилярларны котлау тантанасы узды.
2022 нче елның 30 нче мартында Тәбердино Чаллысы авылында «Демография» темасына түгәрәк өстәл узды. Гаилә төзү, гаилә тормышында килеп туган кыенлыклар һәм гаиләләр булдыруга комачаулаучы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
30 яңа туган кыз һәм 13 малай Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеген 2022 елның мартында теркәгән. Бу айның популяр исемнәреннән Таисия, Матвей, Сальма, Марк, Есения, Эмилия дип атарга мөмкин. Гадәти булмаган исемнәрдән: Манвен, Иброхим, Алан.
2022 елның 29 мартында Түбән Кама муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы» нәсел шәҗәрәсе фестиваленең муниципаль этабы булып узды.
29 март көнне Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Мөхәррәм һәм Вәсилә Фәйзуллиннарны алтын туйлары белән, Галимҗан һәм Тәкыя Шакирҗановларны бриллиант туйлары белән котлады.
Узган атнада, 21-27 март көннәрендә, Казан шәһәре ГХАТ бүлекләрендә 369 бала: 203 малай һәм 166 кыз туу теркәлде.
28 март көнне Кәлеш авыл җирлеге башлыгы Фанил Галимов уртак гомер юбилее белән гаилә пары Ислам һәм Талия Хайруллиннарны котлады. Фанил Халим улы аларга район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле сувенир тапшырды. Котлыйбыз!
Әлки муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге юбилярларны уртак гомерле бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырды, ә Хәсәновлар районның мактаулы гаиләләре китабына имзаларын калдырдылар.
2022 елның 26 март аенды Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, җиденче пар игезәк балалар тууы теркәлде.