Апрель башы үзенчәлекле вакыйга белән истә калды! Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2022 елның 5 апрелендә 200нче сабый тууы теркәлде. Әти-әнисе «Юбилейлы» яңа туган кызга Микаэлла-Бриана исемен бирделәр. Галина Николаевна һәм Аркадий Валерьевич Кутеповлар гаиләсендә сабый икенче бала. Пар инде уллары Назарны тәрбияли.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата-ананы кызлары туу белән котлады, туу турында таныклык, истәлекле бүләк, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты тапшырдылар. Сезнең йортыгызда балалар көлүе тынмавын, балалар тәрбияләүдә шатлыклы һәм бәхетле мизгелләр күп булуын телибез.