Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре март аена нәтиҗәләр ясады

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре март аена нәтиҗәләр ясады. Язның берече ае районыбызга 9 сабый бүләк иткән. Туган балаларның – алтысы кыз бала, өчесе малайлар.

Исемнәргә килгәндә исә, алар үзләренең матурлыгы, төрлелеге белән һәрчак сөендереп, гаҗәпләндереп торалар. Елның өченче ае Динар, Хәлид, Рамзан, Зифа, Герда, Амелия, Диана, Лия, Дарина кебек исемнәр белән истә калачак.  Иң яшь әниебезгә –22 тулган, ә иң яшь әтиебезгә – 32. Иң өлкән әнигә – 43, ә иң өлкән әтигә – 47.

Шулай ук бу айда 8 пар дәүләт каршында законлы рәвештә гаиләләрен теркәделәр. Иң яшь кәләшкә 18 яшь булса, иң яшь кияүгә 26 тулган. Иң өлкән кәләш 54 яшен тутырган, иң өлкән кияүгә 62 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International