Арча районында 1 квартал нәтиҗәләре

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Без сезнең белән 1 квартал нәтиҗәләре белән уртаклашырга шат. Арча шәһәрендә 63 кешегә арткан. Аларның 28е малайлар, 35е кызлар.

Популярлык буенча иң алда Әмирхан, Рәйхан, Әминә, Зифа исемнәре тора. Ел башыннан нәни арчалыларның иң сирәк исемнәре: Аким, Арсен, Зөбәер, Айна, Алита, Аяна һәм Даяна.

Тагын бер кызыклы факт – беренче кварталда 63 пар законлы рәвештә язылышты, без аларны чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International