Агымдагы елның беренче өч аенда Бөгелмә районында 192 сабый туды. Малайлар кызлар белән чагыштырганда 9га күбрәк туган. Беренче бала– 74 гаиләдә, икенче бала – 67 гаиләдә туган, 39 гаилә күп балалы гаилә статусына ия булган, ә 12 гаиләдә бишенче һәм алтынчы бала туган.
Дөньяга килгән иң зур сабыйның гәүдә авырлыгы – 4480г, ә иң кечкенәсе – 1845г. Иң олы әтигә – 51, ә иң яшенә – 20 яшь. Иң өлкән әнигә – 42, ә иң яшь әнигә – 18 яшь. Ир-егетләр исемнәре арасында – Артем, Егор, Савелий, хатын-кыз исемнәре арасында – София һәм Ясмина исемнәре популярлыгын югалтмый. Эванджелина, Агнесса, Николь, Леон иң гадәти булмаган исемнәр рәтендә.