Агымдагы елның 22 нче июле Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өчен кызу урак өсте булды. Мамадышның яшь парлары өчен бу көн аажиотаж тудырды. Кемдер бу датаны көзгеле сан, кемдер җомга көне, кемдер отпуск вакыты булганга сайлаган.
Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 22 нче июль көнне иң күп никах теркәлде – 12 пар үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәделәр.
22.07.22 – җәйге туй сезонының чираттагы «матур» датасы. Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 18 пар никахларын рәсмиләштерделәр.
Балалар – зур бәхетнең кечкенә өлешләре, һәр өлкән кешенең тормышын чын шатлык һәм җылылык белән тулыландыручы могҗиза. 21.07.2022 елда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400нче сабый тууы теркәлде.
2022 елның 21 июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 450 пар үзенең гаилә берлеген теркәде. ГХАТ Идарәсе белгечләре Гилязов Илмир Гамир улын һәм Рахматуллина Алина Айнур кызын никахлашу көне белән котладылар.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы контракт буенча хезмәт итәргә китүче Түбән Камалылырга бүләкләр җыю акциясендә катнашты.
10 ел элек 2012нче елның 21нче июлендә Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идәрәсендә Андрей Николай улы һәм Наталья Николай кызы Гавриловлар никахларын теркәгәннәр. Бүген алар иң нәфис юбилейларын – гөлчәчәк туйларын билгеләп үтәләр.
21 июль көнне ГХАТ бүлегендә Холюновлар Михаил Александрович һәм Галина Николаевна гаиләсенең алтын туйлары билгеләп утелде.
Җәй төрле төсләргә, җылылык һәм яктылыкка бай, шуңа күрә дә җәй айларында традиция буенча никахлар саны шактый күп була. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1.06.2022 - 16.07.2022 вакыт аралыгында 129 пар язылышкан, ә июльнең беренче яртысында 52 пар гаилә корган.
20 нче июль көнне дөньяда иң татлы һәм тәмле бәйрәм – Торт көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре 7 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен татлы ризык көненә багышланган интерактив күңел ачу чарасы үткәрделәр.