Әмировлар яшь гаиләсендә беренче бала – Амалия кызлары туа. ГХАТ бүлеге баш белгече Л.Х. Хәбирова бәхетле әти – әниләргә сабыйның беренче төп документын – туу турында таныклыкны тапшырды. Таныклык тапшырганда, кыз бала тыныч кына кайгыртучан әти кулында изрәде. Яшь әти-әниләргә һәм аларның туганнарына, якыннарына тынычлык, иминлек һәм шатлык телибез!