Бала дөньяга аваз салу – һәр ата-ана өчен зур сөенеч. Зәй районында яшәүче Линар hәм Индира Гилфановлар гаиләсендә зур шатлык – 2022 нче елның 4 август көнендә гаиләдә дүртенче бала Эмир туды.
Зәй районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре күп балалы бу күркәм гаиләне ихластан котлап, Эмирнең беренче документы – туу турында таныклыкны тапшырдылар.