Зәй муниципаль районында 100 нче бала тууы теркәлде

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Ул 2022 нче елның 3 август көнне Зәй шәһәрендә туган Мустакимов Хаким. Хаким әтисе Илнур Хәлил улының һәм әнисе Алия Алмас кызының икенче баласы.

ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина танталы рәвештә Хакимның әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  

Котлыйбыз сезне – бәбиегез туды!

Бирсен сезгә бары куаныч!

Игелеге өчен тотып сөяр җимеш.

Авыр чакта булсын юаныч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International