ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2022 ел
сишәмбе

Гаиләдә бала тууы ата-ана тормышында иң дулкынландыргыч һәм иң мөһим вакыйга. Динар һәм Алсу Фәхрисламовлар ике кызлары Рамина белән Алинәне тәрбияләп үстерәләр. 2022 елның 17 августында аларның түземсезлек белән көткән  өченче балалары дөньяга килә.

2022 елның август аенда Әлмәт шәһәрендә 175 бала дөньяга килде. Алар арасында 90 малай һәм 85 кыз.


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне чын күңелдән төп дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итә.

Соңгы җәйге теркәү 30 августта узачак – өйләнешүчеләр һәм тантана кунаклары бу көнне икеләтә бәйрәм итәчәк: туй да, Татарстан Республикасы көнен дә билгеләп үтәчәкләр. Әйтергә кирәк, август аенда районда 23 парга бәхетле гаилә күбәйде.

Ел саен яздан башлап сары көзгәчә ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиентлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала. Бу матурлык бүлек хезмәткәрләре тырышлыгы белән башкарыла. Алдан әзерләнгән проект буенча утыртылган чәчкәләр инде күптәннән Язылышу сараеның визиткасына әйләнде. Проект рәсеме кыш көне үк сайланып куела, ел саен ул яңа төрле була һәм билгеле бер темага багышлана.


28
август, 2022 ел
якшәмбе

Шәһәр көне – мамадышлыларның иң яраткан көннәренең берсе. Чөнки бу көндә барлык мәшәкәтьләрне артка куеп, гаиләң белән җыелышып чын күңелдән ял итергә була. Быел бу көн 27 нче августка туры килде.

28 август көнне Татарстан Республикасы көне алдыннан Сарман районы Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов Фалих һәм Лера Вильдановларны Алтын туйлары белән котлады.


27
август, 2022 ел
шимбә

2022 нче елның 27 нче августында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан Левченконың гаилә тормышына 65 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үткәрелде. Гаилә тормышының тимер юбилее тантана бик сирәк һәм шуңа күрә аеруча кыйммәтле һәм кызыклы.

Андрей Александрович белән Юлия Владимировнаның танышу тарихы телефон аша шалтырату белән башланып китә. Андрей Юлияне читтән торып белә һәм бик тә танышырга тели.

Туйга кадәр һәм аннан соң тормыш.. Аерма бармы? Әгәр кияү белән кәләшнең дуслары никах иреккә һәм күңел ачуларга чик куя, дип санаса, Мамадышның яшь парлары киресен исбатлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International