2022 елның 8 сентябрендә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә «Бергә бәхетле» проекты кысаларында «Гаилә чыгышы-2022» дип исемләнгән гаилә иҗаты фестиваль-конкурсы үткәрелде.
Әлеге фестивальнең максаты гаилә традицияләрен торгызу һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту. «Гаилә чыгышы» фестиваленда төрле авыллардан 6 гаилә катнашты. Алар 3 сынау узды, тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын үз гаиләләре белән таныштырдылар, иҗади һәм кулинария талантларын күрсәттеләр.