Яр Чаллы шәһәрендә ана капиталына дәүләт сертификатларын тантаналы рәвштә тапшыру

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә ана капиталына дәүләт сертификатларын тантаналы рәвштә тапшыру инде, Федераль законны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле үк формалашкан күркәм традициягә әверелде.

2022 елның 7 сентябрендә тантаналар сараеның шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев Чаллыдагы 20 гаиләгә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатлары тапшырды. Бүген Юлия һәм Альберт Филипповлар 55000, юбилей, сертификатка ия булдылар.

Котлауларга үзәк район башлыгы Эдуард Рафаил улы Фәттахов һәм ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова да кушылды.

Музыкаль котлау белән Татарстан Республикасының һәм Башкортстанның атказанган артисты Лилия Букеева, "Энергетик" мәдәният йорты солисты Нияз Хаматшин һәм «Ритм»бию студиясе чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International