Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан агымдагы ел башыннан никахлашу турында 400 нче акт теркәлгән. 400-нче юбилей парының никахы тантаналы шартларда дәүләт теркәве үтте. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүчеләрне котладылар һәм аларга беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклык тапшырдылар. Иң якын кешеләр бу бәхетле көнне яңа өйләнешүчеләр белән бүлештеләр.