Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбендә укыдылар

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама ГХАТ Идарәсе коллективы бүген квалификация күтәрү курслары тәмамланган хезмәттәшләрен каршы алды.

Идарә җитәкчесе урынбасары Марина Сосипатрова һәм гомуми бүлек җитәкчесе Лилия Галиәхмәтова 5-7 сентябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбендә укыдылар.

Өч уку көне эчендә алар күп кенә яңа белемнәр алдылар, күрше районнардагы хезмәттәшләре белән аралашырга да, Казанның истәлекле урыннарын күрергә дә җитештеләр.

Нәтиҗәләр тесты алынган белемнәрне ныгытырга ярдәм итте. Аны Марина Борис кызы һәм Лилия Фаат кызы мөмкин булган 100 баллдан 100 баллына үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International