ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2025 ел
җомга

20 март көнне Баулы ГХАТ бүлегендә 6нчы сыйныф укучылары өчен Батырлык дәресе узды.

Чара кысаларында укучыларга якташ – Бөек Ватан сугышы герое Зиновьев турында сөйләделәр. Балалар аның батырлыгы, ныклыгы һәм Ватанга чиксез мәхәббәте турында белделәр. Аның тормыш юлы һәм сугышчан хезмәте патриотизм һәм каһарманлык үрнәге булып тора.


20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат шәһәренең ГХАТ бүлегендә 2 нче урта мәктәбенең 11 «Б» сыйныф укучылары өчен экскурсия узды. Туй маршы астында укучылар тантаналы залга керделәр.

20 мартта Халыкара бәхет көнендә ГХАТ Идарәсе белгечләре 6 гаилә берләшмәсен теркәделәр, шулар арасыннан 2 гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы.

Арчадан Фәнил Рафаэлевич һәм Лилия Даниловна Рәхимовлар гаиләсен бишенче уллары тууы белән котлыйбыз. Балага Радмир исеме куштылар. Ул Арча үзәк район хастаханәсендә 18 март көнне туды. Авырлыгы-3480 гр. буе 53 см. Хәзер гаиләдә биш малай үсә. Бер ул – яхшы, биш ул - тагын да яхшырак!

20 март көнне Баулы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында мөһим вакыйга – яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Чара Ватан сакчысы елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Ул егет-кызлар өчен тормышларындагы мөһим адым, өлгергәнлек һәм гражданлык җаваплылыгын аңлау билгесе булды.


19
март, 2025 ел
чәршәмбе

Никахлашу сараенда махсус хәрби операция сугышчысы Альберт үзенең яраткан кызы Анна белән тантаналы рәвештә никахлашты. Альберт кыска вакытлы ялга кайтты. Ул мобилизацияләнгән, 2022 елның октябреннән алгы сызыкта тора.


18
март, 2025 ел
сишәмбе

Яшел Үзән районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбилярларны өйләрендә котладылар.

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Павел улы Афанасьевтан Күгеш авыл җирлегендә яшәүче Мисбаховлар Шомил Акзам улы һәм Әминә Габдрахман кызы Рәхмәт хатын алдылар.

«Гаилә тәрбиясе әлифбасы» муниципаль проекты кысаларында 18 март көнне «12 нче катнаш төрдәге балалар бакчасында» ГХАТ Идарәсе белгечләре дәрес үткәрде.

Мартның беренче яртысында Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 15 бала тууы теркәлгән. Барлык балаларга да әти-әниләр бик матур исемнәр биргән.


17
март, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 17 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә «Чистай Выселка урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 10 нчы сыйныф укучылары килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International