Алексеевск ГХАТ бүлегендә укучылар өчен экскурсия узды

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

27 март көнне, Алексеевск ГХАТ бүлегендә Алексеевск №4 мәктәбе укучылары кунакта булдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балаларга эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Балалар никах теркәү залында булдылар, яшь парларны тантана кагыйдәләре белән таныштыру бүлмәсе, кияү һәм кәләш булмәләрен карап чыктылар. Шулай ук, туу турында акт китаплары күрсәтелде, балалар техник чаралары ярдәмендә басылган заманча төрдәге язмаларны күрделәр һәм элекке архив кара (чернила) белән язылган язмаларны чагыштырдылар. Экскурсиядән файдалы мәгълүмат кына түгел, истәлекле фоторәсемнәрп дә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International