Һәр кеше өчен паспорт алу мизгеле мөһим вакыйга булып тора

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

27 март көнне Нурлат шәһәренең ГХАТ бүлегендә шәһәрнең унбиш яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы булды. Тантанада "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ермилова Оксана, “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” нең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзасы Гарифуллина Екатерина, “Беренчеләр хәрәкәте” гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Нурлат муниципаль районында эшне оештыру буенча баш белгече Логинова Ксения катнашты. Ермилова Оксана һәм Логинова Ксения яшь гражданнарны котладылар һәм паспортлар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Тантана башланыр алдыннан балаларга “Без Россия гражданнары” проектында Будьвдвижение.рф сайтында теркәлергә һәм истәлекле бүләкләр: “Беренчеләр хәрәкәте” билгесе һәм паспорт өчен тышлык алырга мөмкинлек бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International