Баулы ГХАТ бүлегендә мәхәббәт һәм тугрылык тантанасы

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Бүген, март аеның соңгы көнендә, Баулы ГХАТ бүлегендә яңа гаилә барлыкка килде – Руслан һәм Анастасия йөрәкләрен һәм язмышларын бергә бәйләде. Бу көн яшь парлар өчен генә түгел, ә барлык катнашучылар өчен дә аеруча дулкынландыргыч булды, чөнки кияү – махсус хәрби операциядә катнашучы. Руслан мобилизация буенча махсус хәрби операция башланган беренче көннәрдән үк чакырылып, бүгенгә кадәр Ватан алдындагы бурычын намус белән үти.

Тантана җылы һәм ихлас мохиттә үтте. Яшь парларны котларга Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильмира Хуснуллина килде. Ул Русланга исән-сау, сәламәт әйләнеп кайтуын, ә Анастасиягә – солдат хатыны исемен горурлык белән йөртүен һәм һәрвакыт иренең ышанычлы терәге булуын теләде.

Аеруча символик мәгнәгә ия, чөнки Руслан һәм Анастасия нәкъ менә 2025 елда – Президент тарафыннан Ватан сакчысы елы дип игълан ителгән елда үз гаиләләрен төзеде. Бу ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү фонында аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки халкыбызның бу бөек батырлыгы мәңгегә йөрәкләрдә сакланачак.

Барлык катнашучылар яшь парларга ныклы мәхәббәт, аңлашу һәм бәхет, ә Русланга – тынычлык белән өенә кайтып, сөекле тормыш иптәше белән җылылык, кайгырту һәм бәхет тулы гаилә коруын теләде.

Тормыш юлыгыз мәхәббәт, иминлек һәм шатлык белән тулсын! Гаиләгез нык, бәхетле һәм бәрәкәтле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International