Алмаз - кайнар холыклы, ләкин бик тырыш һәм максатчан авыл егете, Тукай районының Күзкәй авылында үскән, тракторда эшли. Ул күп балалы гаиләдән, Алмазның әти-әнисе бик актив, районда хөрмәтле кешеләр.
Алия - Чаллы кызы, гаиләдә олы кыз, әтисе төзелеш компаниясендә эшли, әнисе сәүдәдә, энесе Раил үсеп килә. Алия шәһәр кызы булуга карамастан, Алмаз гаиләсенә авылга күчеп яшәргә риза, чөнки ул бу гаиләне, аның традицияләрен бик яратты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе «Гаилә альбомын карыйбыз» республика конкурсын башлап җибәрә. Конкурс беренче тапкыр уздырыла.
Казан шәһәренең «Елмай» балалар паркында 5 июль көнне Казан шәһәренең ЗАГС Идарәсе тарафыннан "Гаилә атнасы" кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрелде.
Республика ЗАГС ларында Яшьләр көне кысаларында яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырыла.
Матур датаны - 25.06.2025 Бөгелмәдә гаилә кору өчен 7 пар сайланган.
Әлмәт шәһәренең ГХАТ идарәсендә 60 ел бергә яшәгән Бодрягин Михаил Петр улы һәм Елена Семён кызы гаиләсен котладылар.
«Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь санында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә узган «Гаилә хокукы» дәресе турында мәкалә басылды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 50 ел бергә яшәүче гаиләләрне котлады.
Югары Ослан муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яшь буынга патриотик тәрбия бирү, тарихи хәтерне һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау максатында 14 яшькә җиткән 12 яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булды.
Кияү Салават белән кәләш Алсу һәм аларның туганнары кунаклар каршына милли киемнәр киеп килделәр, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итүләрен ассызыкладылар.