Гаилә тормышларының 55 еллыгын Николай Федорович һәм Любовь Михайловна Медведевлар билгеләп үттеләр! Юбилярларны Чистай муниципаль районының ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисе Татьяна Тихонова, мәдәни-ял итү үзәге каршындагы ветераннар хоры җитәкчесе Светлана Хрусталева, ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева котладылар. Һәм, әлбәттә инде, юбилярларның якыннары да матур тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.
Любовь Михайловна "Луч" совхозында туган, ә Николай Федорович тумышы белән Яңа Чишмә районыннан, ләкин 1953 елда совхозга күченеп, булачак тормыш иптәше белән бер мәктәптә укый башлый.
Любовь Михайловна пешерергә, тегәргә, бәйләргә ярата, 40 ел буе Чаллыда яшәп ул предприятиенең профсоюз концертларында актив катнашкан, грамоталары һәм рәхмәт хатлары бар, һәм бөтен гаилә бер табын да аның җырларыннан башка узмый. Һәм бүген ул ветераннар хорында актив катнаша. Николай Федорович яшьтән алып бүгенге көнгә кадәр балыкчы һәм аучы. "Зөбәрҗәт" гаилә юбилее көнендә ир белән хатын Чистай никахлашу сараеның почетлы юбилярлары китабына имза куйдылар.