Танышырга һәм үзләренә пар табарга теләгән яшь кызлар һәм егетләр, сезне «Танышу аланында» көтәбез.
Керәшен мәдәниятенең «Питрау» республика бәйрәмен оештыручылар һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе яшьләрне бер-берсе белән танышырга һәм аралашырга чакыра.
Ел саен үткәрелә торган «Питрау» бәйрәме кысаларында 19 июльдә 17.00 сәгатьтә Мамадыш районының Җөри авылында "Танышу аланы" - "Димче почмагы" эшләячәк.
Мамадыш туган якны өйрәнү музее материалларын өйрәнеп, Мамадыш районы ЗАГС бүлеге популяр халык уеннары исемлеген төзеде («Йөзек салыш», «күгәрченнәр», «Фантики», «таныш таягы»). Бу уеннар «Танышу аланы» мәйданчыгында оештырылачак.
Биредә шулай ук парлы биюләр, сорау-җаваплар белән конкурслар һәм викториналар оештырылачак.
Барлык катнашырга теләүчеләрне әлеге проектка чакырабыз. Моның өчен проектның электрон адресына исем, фамилия һәм контакт номерын күрсәтеп, заявка бирергә кирәк: Mamadysh.lyubov@mail.ru
Кайда танышырга һәм тормыш иптәшен ничек табарга-хәзерге яшьләрнең актуаль мәсьәләсе.
Әлеге проект яшьләргә уникаль пространство бирә, алар анда уен формасында һәм милли мәдәни гореф-гадәтләр һәм традицияләр атмосферасында таныша алачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, элек яшьләр нәкъ менә шундый халык бәйрәмнәрендә танышканнар. Һәм халыкның тарихына һәм гореф-гадәтләренә нигезләнгән бу гаиләләр ныклылыгы белщн аерылып торган.