Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм Мамадыш районының ЗАГС бүлеге тарафыннан Питрау республика бәйрәмендә оештырылган "Танышу аланы" кунакларның бер-берсе белән аралашу һәм танышуы өчен бик тә кызыклы мәйданчык булды. Анда катнашучылар традицион бәйрәм атмосферасында бер-берсе белән якыннанрак таныша алдылар.
з парын эзләүче кияүгә чыкмаган һәм өйләнмәгән кешеләр Мамадыш ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән махсус «Танышу аланында» анкета тутырдылар һәм катнашучыларның анкеталары белән таныштылар. Катнашучылар шулай ук танышу өчен «Таныш булыйк» телеграмм каналында теркәлделәр.
«Танышу аланы» уникаль локациясе бәйрәм кунаклары арасында иң популяр урыннарның берсенә әверелде. Тормыш иптәшен эзләү максатыннан оештырылган мәйдан төрле яшьтәге танышырга теләүче кешеләрне үзенә җыйды.
Барлыгы 100 дән артык анкета тутырылды. Анкеталарның бер өлеше социаль челтәрләрдә һәм оештыручыларның рәсми чыганакларында күрсәтелгән электрон почта аша тутырылган иде Mamadysh.lyubov@mail.ru, ә бер өлеше турыдан туры «Танышу аланы"нда тутырылды.
«Таныш булыйк» телеграмма-каналына да шулкадәр үк кеше теркәлде, ул аралашу, мөнәсәбәтләр кору, гаилә төзү өчен нигез булдыру максатында оештырылган канал.
Һәр тутырылган анкетага «Тылсымлы фаразлау» тапшырылды, ул фараз һичшиксез тормышка ашарга тиеш, чөнки «Димче» почмагының чыннан да аерым энергетикасы бар. Татарстанның танылган димчесе Агрофена Васильева да Питрауда яшьләргә үз киңәшләрен бирде.
Зур кызыксыну, анкета тутырыр өчен җыелган чират һәм җылы кайтавазлар мондый киңлекләрнең мөһимлеген раслады. Сер түгел, тыгыз, ашыгыч тизлектә яшәгән заманда тормыш иптәшен эзләү - хәзерге яшьләрнең һәм ирекле йөрәкләрнең актуаль проблемасы.